“Татар-информ”да Александр Славутский катнашында матбугат конференциясе була

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 20 октябрьдә, 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театрының 227нче театраль сезоны ачылуга багышлана.

Матбугат конференциясендә сәнгать җитәкчесе, театр директоры Александр Славутский катнаша.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән һәр кеше видеога шәрехләрдә кызыксындырган сорауларын бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.