Казанда музей эшчәнлеген үстерү мәсьәләләре каралды

Бүген ТР Мәдәният министрлыгының “Татарстан Республикасында музей эшчәнлеген үстерүнең актуаль мәсьәләләре” темасына багышланган коллегия утырышы узды

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген ТР Мәдәният министрлыгының “Татарстан Республикасында музей эшчәнлеген үстерүнең актуаль мәсьәләләре” темасына багышланган коллегия утырышы узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Разил Вәлиев та катнаштылар.
Анда Татарстан музей фондларында саклана торган мәдәни кыйммәтләрне комплекслы тикшерү буенча Экспертлар комиссиясе рәисе урынбасары Лилия Саттарова комиссиянең эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, 2007-2009 елларда комиссия тарафыннан республиканың 120 музеенда комплекслы тикшерүләр үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, музейларның хисап документларында 1 миллион 639 мең предмет теркәлгән. Тикшерү вакытында 5271 предмет табылмаган, шул исәптән 1010 предметны эчке эшләр органнары эзли, 107 предмет ватылган, 3362 музей предметы билгесез сәбәпләр аркасында табылмаган. Шулай итеп, музей фондларында 1 миллион 577 мең 136 предмет саклана.
Чыгыш ясаучы әйтеп үткәнчә, тикшерү вакытында кайбер документлар да тәртипкә китерелде. Бүгенге көндә 70 муниципаль музееның 19ы “юридик зат” статусына ия. 51 музей исә мәдәният идарәләренең структур бүлекләре булып санала.
«Музей фондын саклау өлкәсендә кадрлар мәсьәләсе зур роль уйный. Республика музейларында 1472 кеше эшли. Саклаучылар саны 454кә җитә. Әмма музейларда эшләүчеләрнең хезмәт хакы бик түбән. Шуңа күрә музейларда белгечләр кытлыгы сизелә. Музей хезмәткәрләренең уртача яше 50 белән исәпләнә”, - диде Лилия Саттарова.
Музей биналарының техник яктан тәэмин ителеше норматив документлар таләпләренә җавап бирми. Музей биналарының күбесе искергән саклау системалары белән җиһазландырылган. 26 музейда фондларны саклау урыннары юк, 17 музейның фонд саклау урыннары мәйданы кечкенә.
2008 елда музейларны саклау-янгынга каршы иминлек системалары, видеокүзәтү, комплекслы автоматлашкан музей мәгълүмат системалары һәм компьютер техникасы белән җиһазландыруга республика бюджетыннан 7 млн. 932,9 мең сум акча бүлеп бирелгән.
«Бик еш фондларны саклау мәсьәләсе тирәсендә сүз сүз булып кына кала. Музейлардан тиешле документлар килми. Бүген федераль программага төбәкләрдән гаризалар һәм тәкъдимнәр кабул ителә. Республикада да параллель рәвештә үз программасы булдырылачак. Моңа зур җаваплылык белән якын килергә кирәк. Шул вакытта гына уңай якка үзгәреш булачак”, - дип ассызыклады Зилә Вәлиева. Ул шулай ук барлык музейларда мәгълүматлаштыру технологияләрен гамәлгә кертү һәм үстерү кирәклеген дә әйтте.