Валентина Матвиенко: “Ваһапов фестивале — милләтләр арасындагы дуслыкны ныгытучы күпер”

Санкт-Петербургта узган концертта катнашучыларга юллаган сәламләвендә губернатор, Ваһапов фестивален Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә мәртәбәле мәдәни чараларның берсе буларак бәяләгән
(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). Рәшит Ваһапов исемендәге IV Халыкара Татар җыры фестиваленең төбәк чаралары 18 октябрь көнне Санкт-Петербург шәһәрендә узды. Шул уңайдан Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко әлеге чарада катнашучылар адресына сәламләү юллады, дип белдерә фестивальнең матбугат хезмәте.
“Тиңнәре булмаган Р.Ваһапов исемендәге җыр фестивале Россиядә, ерак һәм якын чит илләрдәге мәдәни вакыйгаларның иң мәртәбәлеләреннән берсенә әверелде.
Мәшһүр татар җырчысы Р.Ваһапов Санкт-Петербургта еш була, еш чыгыш ясый торган була. Исән чакта аны үз күзләре белән күргән, тавышын ишеткән кешеләр аны бүген дә сагынып искә алалар”, - диелә сәламләүдә. Шул ук вакытта В.Матвиенко Р.Ваһапов фестиваленең Россия халыклары мәдәниятен берләштерүдә, милләтләр арасындагы гасырлар буена сузылган дуслыкны һәм тынычлыкны ныгытуда, этномәдәни диалогны киңәйтүдә зур роль уйнавын да билгеләп үткән.
Билгеле булганча, Санкт-Петербургта узган фестиваль чарасында Илһам Шакиров, Зилә Сөнгатуллина кебек танылган җырчылар, шулай ук яшь башкаручылар Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри һәм башкалар чыгыш ясады.
Петербурглыларга сәламләү сүзләрен бу көнне фестивальнең генераль директоры, “Татарстан” журналы баш мөхәррире Рифат Фәттахов, Татарстанның Петербургтагы даими вәкиле Шамил Әхмәтшин, шәһәрнең мәдәният комитеты рәисе урынбасары Татьяна Пахомова, шулай ук шәһәрнең Татар оешмасы җитәкчесе Рәшит Мәһдиев һәм башкалар җиткерде.