Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанның яшьләр театры Санкт-Петербургка гастрольгә бара
«Зур гастрольләр» проекты кысаларында уза торган әлеге чарага әзерләнгән биш спектакльнең дүртесен театрның сәнгать җитәкчесе Мөсәлим Кульбаев куйган.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). 22 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр Санкт-Петербург шәһәренең Брянцев исемендәге Яшь тамашачы театрында Башкорстан Республикасының Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры гастрольләре үтәчәк.
«Зур гастрольләр» проекты кысаларында уза торган әлеге чарага әзерләнгән биш спектакльнең дүртесен театрның сәнгать җитәкчесе Мөсәлим Кульбаев куйган. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Гастрольләр җавап визиты буларак уза: 15-18 сентябрьләрдә Брянцев исемендәге Яшь тамашачы театры Уфада, Башкорстан Республикасының Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры сәхнәсендә, «Зимняя сказка», «Маленькие трагедии», «Бедная Лиза», «Сказка о потерянном времени» һәм «Плыл кораблик белопарусный» спектакльләрен күрсәтте.
Башкорстан Республикасының Милли яшьләр театры гастрольләре 22 сентябрьдә сәгать кичке җидедә Яшь тамашачы театрының зур сәхнәсендә театрның сәнгать җитәкчесе Мөсәлим Кульбаевның «Синяя-синяя речка» спектакле белән башлана. Әлеге спектакль Борис Вахтинның «Одна абсолютно счастливая деревня» повестена нигезләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз