Азнакайның яшь талантлары «Йолдызлык» фестивалендә лауреат булды

Казан шәһәрендә «Созвездие-Йолдызлык» республика телевизион фестиваленең супер-финалы узды.

(Азнакай, 20 сентябрь, «Татар-информ», «Маяк», Резидә Шәрипова). Казан шәһәрендә узган «Созвездие-Йолдызлык» республика телевизион фестиваленең супер-финалында Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Лилия Талипова җитәкчелегендәге «Лилия» хореография коллективы өченче дәрәҗә лауреат булды.

Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге «Бәхет» һәм Фирдәүс Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге «Юлдаш» вокаль ансамбльләре дә 29 сентябрьдә гала-концертта чыгыш ясап, лаеклы бүләкләрен алачак.