Төрки Яшьләр Фестивале ачык дип игълан ителде

Ачылыш тантанасында КФУга башка төбәкләрдән килеп уку, Татарстандагы яшьләр оешмаларының эшчәнлеге, төрки телләрне үстерү хакында сөйләделәр.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Низамова). Бүген Казан Федераль Университетының төп бинасында VI Төрки Яшьләр фестиваленең ачылыш тантанасы узды. Төрле төбәктән җыелган делегацияләрне фестиваль ачылышы белән котларга КФУ ректоры Илшат Гафуров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һ.б. килгән иде.Илдар Гыйльметдинов чит төбәкләрдә дә милли проектлар булдыру мөһимлеген ассызыклап узды. Әлеге проектларны үстерүдә ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдерде. "Без сезнең бердәм булуыгызны телибез" - диде ул.