Мәскәүдә Башкортстанга багышланган фотокүргәзмә ачылды

Чара Башкортстан Республикасы көннәре кысаларында уза.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). 19 сентябрьдә Мәскәүдә Башкортстанга багышланган фотокүргәзмә ачылды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.Чара Башкортстан Республикасы көннәре кысаларында уза.Күргәзмәдә 30 эш тәкъдим ителгән. Фоторәсемнәр башкорт халкының колоритын тапшыра. Күргәзмәдә башкорт милли герое Салават Юлаев, генерал-майор, легендар 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатов, халык шагыйре Мостай Кәрим фотолары һәм төбәкнең табигый һәм мәдәни истәлекле урыннарына багышланган рәсемнәр урын алган.