Язучылар берлегендә публицистика остаханәсенең утырышы үткәрелде

Язучылар берлегендә публицистика остаханәсенең утырышы үткәрелде

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Кичә Татарстан Язучылар берлегендә публицистика остаханәсенең чираттагы утырышы булды. Анда остаханәнең еллык эш планы кабул ителде, публицистика алдында торган бурычлар билгеләнде һәм әлеге жанрга карата булган таләпләр турында фикер алышу үткәрелде.

Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин әйтүенчә, бүгенге көндә әдипләребезне вакытлы матбугатта дөнья күргән язмаларда әдәби тел нормаларының сакланмавы, сүзләрнең күп очракта дөрес кулланылмавы нык борчый. Утырышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, язучылар үз әсәрләренә таләпне көчәйтергә, татар теленең байлыгын, сыгылмалылыгын хикәя-повестьларында мөмкин кадәр тулырак файдаланырга тиешләр.

Фикер алышуда Зәки Зәйнуллин, Марсель Галиев, Факил Сафин, Госман Садә, Фарсель Зыятдинов, Рәмис Аймәт, Фәйрүзә Мөслимова, Мидхәт Миншин кебек танылган язучылар һәм шагыйрьләр катнашты. Утырышны публицистика остаханәсе җитәкчесе, күренекле әдип Рабит Батулла алып барды.