Төркия кунаклары Кырымның тарихи истәлекле урыннары белән танышты

Төркия кунаклары Кырымның тарихи истәлекле урыннары белән танышты

(Симферополь, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Төркия Республикасы мәдәният һәм туризм министры Атилла Коч җитәкчелегендәге делегация Кырымга эш сәфәре барышында Симферопольдәге Исмәгыйль Гаспралы исемендәге кырымтатар милли китапханәсендә һәм шәһәрнең “Кәбир-җами” үзәк мәчетендә булды. А.Коч анда Кырым мөселманнары мөфтие Әмерали Аблаев белән очрашып сөйләште һәм мәчеттә өйлә намазын укыды. Шушы ук көнне делегация әгъзалары “Айшә” кырымтатар милли ресторанында Милли Мәҗлес рәисе тарафыннан оештырылган мәҗлестә булды һәм аннан соң Бакчасарай шәһәренә барып, кырымтатар халкының тарихи истәлекләреннән саналган Хан Сарае һәм Зынҗырлы мәдрәсәсе комплексы белән танышты.

Визит кысаларында Төркия делегациясе Кырымның энҗе бөртеге булып саналган Ялта шәһәренә барып, Ливадия һәм Воронцов сарайлары һәм шулай ук диңгезгә авышып торган “Карлыгач оясы” (“Ласточкино гнездо”)да булдылар.