^Милли китапханәдә "Ататөрек һәм Төркия тарихы фотосурәтләрдә" дип исемләнгән күргәзмә ачылды

^Милли китапханәдә "Ататөрек һәм Төркия тарихы фотосурәтләрдә" дип исемләнгән күргәзмә ачылды

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-инофрм», Рәсилә Кәримова). Бүген Татарстанның Милли китапханәсендә "Ататөрек һәм Төркия тарихы фотосурәтләрдә" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә фотосурәтләр белән бергә, Ататөреккә багышланган китаплар да урын алган иде. Тантанада ТР Мәдәният министры урынбасары Андрей Кузьмин, Төркия Республикасының Татарстандагы Генераль консулы Исмәгыйль Хаккы Муса, шулай ук танылган мәдәният әһелләре һәм фән белгечләре дә катнашты.

ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Ататөрекнең Төркиядә урнаштырган авторитар режим булдыруын, ләкин аны бездәге шәхес культы белән тәңгәлләштерергә ярамавын әйтеп үтте.

«Төрекләр өчен Ататөрек исеме һәрчак беренче урында кала бирә һәм ул хөрмәткә ия зат. Алай гына да түгел, дөнья тарихы өчен дә кызыклы шәхес», - диде ул.

Казанның 1000 еллыгына багышланган әлеге күргәзмә «Татарстанда Төркия Республикасы көннәре» дигән лозунг астында уза. Ул исә күптән түгел биредә оештырылган төрек китаплары күргәзмәсенең дәвамы булып тора. Ә тиздән Казан Кремлендә ТР Милли китапханәсенең филиалы буларак сирәк кулъязмалар һәм китаплар сакланачак тарихи китапханә ачылачак. Ул Төркия Республикасы тарафыннан төзелә. Озакламый бинаны төзекләндерү эшләре тәмамланачак. Бу хакта Төркиянең Татарстандагы Генераль консулы Исмәгыйль Хаккы Муса белдерде.

Татарстанда Төркия Республикасы көннәре моннан соң да дәвам итә. 21 сентябрьдә Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында танылган төрек пианисты Тулуйхан Угурлу концерты була. Алдагы атнада исә Казан дәүләт гуманитар-педагогия университетында Төрек үзәге ачу планлаштырыла.