Казанда Муса Бигиевка багышланган фәнни укулар узачак

Казанда Муса Бигиевка багышланган фәнни укулар узачак

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-инофрм», Рәсилә Кәримова). 23 сентябрь көнне Казандагы Г.Тукай муззенда дин галиме, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, публицист Муса Бигиевның тууына 130 ел тулуга багышланган фәнни укулар булачак. Анда шагыйрь Рәмис Аймәт, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең беренче урынбасары Вәлиулла Ягъкуб, фәлсәфә фәннәре докторы Айдар Хәйретдинов, тарих фәннәре докторлары Фәридә Гаффарова һәм Илшат Гыймадиев катнаша.

Муса Ярулла улы Бигиев (1875-1949) Ростов-Дон шәһәрендә туа. Башта Казаның Күл буе мәдрәсәсендә укый, соңыннан ун ел дәвамында Гарәбстан, Мисыр, Сүрия һәм Төркиянең дини уку йортларында белем ала, бер ара Петербург университетының юридик факультетында ирекле тыңлаучы булып йөри. 1909-1910 елларда М.Бигиев Ырынбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта. Соңыннан Петербургка кайтып, шунда яшәп кала.

«Әт-Тилмиз», «Әлгасрелҗәдид», «Вакыт», «Шура» кебек татар вакытлы матбугат басмаларында М.Бигиевның дини, әхлакый һәм иҗтимагый мәсьәләләргә кагылган мәкаләләре дөнья күрә. Ислам диненә реформа ясау, аны җанландыру, заманның иҗтимагый тормышы һәм фән таләпләренә җайлаштыру идеясен алга сөргән хезмәтләре дә дөнья күрә. Алар арасында «Әдәбияте гарәбия», Иран шагыйре Хафиз Ширазиның «Диваны Хафиз» дип исемләнгән шигырьләре тәрҗемәсе һәм башка басмалар бар.

Муса Бигиев – Бөтенроссия мөселманнары корылтайларын оештыручыларның берсе. Шул чордагы «Иттифакъ әл-мөслимин» фиркасенең Үзәк идарәсе әгъзасы вазифасын да башкара. 1917-30 елларда Петроград һәм Мәскәү мәчетләрендә имам булып тора. Ләкин соңыннан чит илгә чыгып китә.

23 сентябрь көнне узачак фәнни укуларда бер төркем галимнәр тарафыннан М.Бигиевның алда ата үткән күпкырлы эшчәнлеген яктыртучы чыгышлар тыңланачак.