Айдар Галимов юбилей программасын районнарда күрсәтә

Айдар Галимов юбилей программасын районнарда күрсәтә

(Уфа, 20 сентябрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Танылган җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Айдар Галимов үзенең 15 нче юбилей концерт программасын Уфада күрсәтер алдыннан, иң тәүдә республика районнары халкына тәкъдим итә башлады. Бүген популяр иҗат коллективы үзенең яңа тамашасы белән Калтасы районы мәдәният сараенда чыгыш ясый. Ә алдагы көннәрдә театр-студия егетләрен һәм кызларын Яңавыл районы, Нефтекама, Октябрьский, Бәләбәй шәһәрләре тамашачылары көтә. Шушы гастрольләр барышында Айдар Галимов берочтан яңа программасын Татарстан тамашачыларына да тәкъдим итә. 28 сентябрь көнне ул Баулыда чыгыш ясый. Бераз элегрәк бу яңа тамашаны «Айдар» театр-студиясе Татарстанның Актаныш, Мөслим һәм Сарман районнарында күрсәтеп өлгергән иде инде.

«Айдар» театр-студиясе оештырылуга быел – 15 ел. Шушы уңайдан әлеге популяр сәнгать коллективы өр-яңа концерт программасын әзерләде. Тамашаны сәхнәгә куюда быел да күренекле режиссер Рифкать Исрафилов ярдәм итте. Сценариен Башкортстанның атказанган артисты, Уфа «Нур» татар дәүләт драма театры актеры Мәхмүт Фатыйхов язды. Юбилей тамашасын шомарту, аны камилләштерү әлеге көндә дә дәвам итә. Уфа сәхнәләрендәге төп чыгышлар октябрь аена, ә Казандагы тамашалар ноябрь аена билгеләнде.