ТР Халыкар дуслыгы йортында Равил Ваһапов күргәзмәсе эшли

Рәссам Болгар темасын яктырта

 (Казан, 20 август, “Татар-информ”). Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Равил Ваһаповның “Үткәннәрдән караш” (“Взгляд из прошлого”) күргәзмәсе ачылды.

Равил Ваһапов — ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Сәләтле рәссам Татарстанның Болгар шәһәрендә гомер итә. Җәмәгатьчелеккә ул Болгар темасына багышланган картиналары белән таныш. “Болгар” тарихи-археологик музей-тыюлыгы аның берничә күргәзмәсен дә оештырды. Равил Ваһапов картиналары белән Әлмәт, Алабуга, Казан, Ульяновск шәһәрләрендә яшәүчеләр таныша алды, дип хәбәр итә ТР Халыклар дуслыгы йортының матбугат хезмәте.