Әлмәтнең Илтән-Бута авылында яшәүчеләр Яфрак бәйрәмен билгеләп үткән

Инеш буенда тагын бер кат теләкләрне җиткереп, каен тирәли җыр сузып әйләнгәннән соң яулыкларны кире алалар.

(Әлмәт, 20 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Һәрбер милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләре, йолалары бар. Троица православие динендәгеләрнең иң зур бәйрәме санала. Әмма аны йоласына туры китереп, районда бары тик Илтән-Бута авылында яшәүче керәшен татарлары гына билгеләп үтә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә. 

Ул Пасха, ягъни керәшен татарлары теле белән әйткәндә, Олы көннән соң 50 көн үткәч уздырыла. Пасхага бәйле рәвештә бәйрәм көне ел саен үзгәреп тора. Бәйрәм буласы атнаның пәнҗешәмбесендә халык зиратка агыла. Бу көн «симек» дип атала. Аңа кадәр һәркем зиратка кайтып чардуганнарны, кабер өсләрен тәртипкә китерергә, чәчәкләр утыртырга тырыша. 

"Йола буенча ике каен билгеләнә. Дөньялар имин, түгәрәк булсынга, өстәлләрдән ипи-тоз өзелмәсен, мул уңыш булсын өчен дип иман җырлый-җырлый бер каен төбенә ике йомырка, ипи, тоз күмелә, су сибелә. Элек монда яшьләр җәяү бара торган булган", - диде авылда яшәүче Елизавета түти Агапова.

Зираттан соң урманга барып ике каен билгелиләр. Элек тасманы каен агачларына элсәләр, хәзер зуррак ботакларны сайлый башлаганнар. Каенны бизәү моның белән генә тәмамланмый. Авылга кергәч тә теләгәннәр яулык бәйли ала, бигрәк тә яшь киленнәр. 

Инеш буенда тагын бер кат теләкләрне җиткереп, каен тирәли җыр сузып әйләнгәннән соң яулыкларны кире алалар. Өлкәннәр әйтүенчә, элгәре яулык хуҗалары аларны биеп-җырлап, ягъни һөнәр күрсәтеп алганнар. Бәйрәм җиргә иминлек, уңышлар, бәхет-шатлык теләп, каенны, кулдагы ботакларны агымсуга ташлау белән тәмамлана.