«Гасырлар авазы» журналының чираттагы саны чыкты

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең «Гасырлар авазы – Эхо веков» фәнни-документаль журналының чираттагы саны басылып чыкты
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Бу көннәрдә «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комбинатында «Гасырлар авазы – Эхо веков» фәнни-документаль журналының 2008 ел өчен беренче саны басылып чыкты.
Журналның әлеге санында дөнья күргән Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы эшчәнлеге, федераль үзәк һәм Татарстан Республикасы арасындагы яңа договор, Казан патшалыгы мөхере, һәм шулай ук абыйлы-энеле Александр һәм Константин Ахматовичларның тикшерү эшләре материаллары турындагы язмалар, һичшиксез, укучыларда зур кызыксыну табачак. Монда укучылар игътибарына шулай ук Бөек Ватан сугышы башлануга 67 ел, бөек рус җырчысы Ф.Шаляпинның тууына 135 ел тулуга багышлап язылган мәкаләләр, казан сәүдәгәрләре, Россиянең XVIII-XIX гасырлардагы чәй базары, чиркәү кыңгырауларын төшереп алып юк итү кебек язмалар җәлеп ителә.
Басманың рухи тергезелү, гасырлар тирәнлегеннән, тарих битләреннән, вакыт язмышлар һәм документларда рубрикаларында архив эшенә кагылышлы «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына архив эше өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында»гы ТР Законы, Г.Дәүләтшинның башлангыч болгар һәм монгол чорларына кадәрге болгар язмасы, Э.Галимҗанованың фаҗигале язмышлар, Д.Усманованың Литва архивларыннан алынган польша-литва татарлары тарихыннан документлар бирелгән.
Безнең календарь рубрикасында исә А.Юзеевның Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 190 ел тулу уңаеннан язылган «Мәрҗани – татар милләтенең беренче идеологы», Л.Хуҗиеваның Советлар Союзы Герое И.Г.Кобяковның тууына 90 ел тулуга багышлап язылган мәкаләләре, О.Федотованың «Татарстанның камалыштагы Ленинградка ярдәме: фронтның һәм тылның бердәмлеге», А.Кәбированың Бөек Ватан сугышы елларында эшчеләрне Татарстанга мобилизацияләү турындагы «Эшчеләрнең күпчелеге җәйге киемнәрдән, иписез һәм акчасыз килде» дигән язмалары бар.
Монда шулай ук Дамир Шәрәфетдиновның милли бәйрәмебез Сабантуйның гомумболгар тарихи тамырлары, Р.Садыйкова, К.Сәйфетдиновның татарларның туй йолалары дип аталган милли гореф-гадәтләребез һәм йолаларыбызны чагылдырган һәм мәдәни кыйммәткә ия булган мәкаләләре һәм архив яңалыкларына кагылышлы мәгълүматлар бар.
Архив калейдоскобы бүлегендә Д.Сөләйманованың традицион татар интерьеры: этник үзенчәлекләр һәм символлар, Э.Сәлахованың XIX-XX йөз башындагы татар гаиләсе, З.Мәхмүтевнең Петропавел шәһәренең татар мәчетләре тарихыннан, Р.Бәдретдиновның күренекле язучы, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Афзал Таһировның тормыш юлы һәм күпкырлы иҗатын гәүдәләндергән «Халык аклаган исем» һ.б. язмалар урын алган.
1925 елда чыга башлаган һәм бүгенге көндә 317 биттән торган бу саллы журнал битләрендә журналны укучылар тормышының төрле якларына кагылышлы кыйммәтле мәкаләләрне таба ала.
Журналның үзен Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсеннән алдырып була.