Төмәнлеләр өчен Сабан туе икеләтә куаныч булды

Төмәнлеләр өчен Сабан туе икеләтә куаныч булды

(Төмән, 20 июнь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Узган шимбәдә Төмән районының Шыкча авылында район Сабан туе булып үтте. Анда районның барлык татар авылларыннан кунаклар җыелган иде. Бирегә килгән халыкны район хакимияте башлыгы урынбасары Александр Шишкин, өлкә хөкүмәтенең әйдәп баручы белгече Рифкать Насыйбуллин һәм башка мохтәрәм кунаклар котлады.

Елдагыча, һәр авыл үзенең алачыгын корып, рухи-мәдәни һәм матди хәзинәсен күрсәтергә тырышты. Һәр алачык татар йорты үрнәгендә чигүле сөлгеләр һәм ашъяулыклар белән бизәлеп, «йорт» уртасында исә милли ашлардан торган өстәл куелган иде. Бәйрәмгә ямь өстенә ямь биреп, көн дәвамында сәхнәдән җыр-моң яңгырап торды. Ә мәйданда милли көрәш, ат чабышлары һәм төрле ярышлар гөрләп үтте.

Быелгы Сабан туе да күтәренке рухта үтте. Аңа исә районның уңышлары китергән шатлык та өстәлде. Агымдагы елның беренче яртысында Төмән районы авыл хуҗалыгы күрсәткечләре, шулай ук язгы чәчү һәм яшелчә утырту эшләрен уңышлы тәмамлау буенча өлкә күләмендә беренче урынга чыккан иде. Әлеге уңайдан өлкә хөкүмәте җиңүче районга 250 мең сум күләмендә акчалата бүләк һәм авыл хуҗалыгы техникасы тапшырды. Моннан тыш аерым авыл хуҗалыгы алдынгылары да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Милли бәйрәмебез Шыкча муниципаль бердәмлеге башлыгы Хәмзә Биктимеров һәм Төмән район милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе, район мәдәният бүлеге хезмәткәре Нәсимә Зыкова тырышлыгы белән үтте.