“Дүрт татар” КВН командасы Бишкәктә чыгыш ясады

“Дүрт татар” КВН командасы Бишкәктә чыгыш ясады

(Бишкәк, 20 июнь, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). Кыргызстан Республикасы башкаласы Бишкәкнең Спорт сараенда Абхазиянең “Нарты из Абхазии”, Татарстанның “Дүрт татар”, Казакъстан һәм Кыргызстанның җыелма командалары очрашты.

Татарстан командасының составы кыскартылган булуга да карамастан, “Дүрт татар” үзенең нечкә юморы һәм оригиналь чыгышлары белән күп санлы тамашачыларны сокландырды. Команда шуның белән бергә, Россиянең КВН грандлары сафына лаеклы рәвештә басуын тагын бер кат исбатлады.