Балашихада Мәскәү яны Сабан туе үтте

Балашихада Мәскәү яны Сабан туе үтте

(Мәскәү, 20 июнь, “Татар-информ”, Рафис Измайлов). Балашиха шәһәрендә бишенче Мәскәү яны Сабан туе үтте. Ике ел рәттән Мәскәү яны Сабан туе Орехово-Зуевода, 2003 елда Пушкинода, ә үткән ел ул Щелковода үткән иде. Сабан туен быел Балашихада үткәрүдә җирле татар милли-мәдәни мохтәрияте тырышлыгы һәм шәһәрнең үз исеме дә зур роль уйнагандыр. “Балашиха” сүзен төрки-татар сүзе дип атарга да буладыр. Чөнки аны бала һәм бал аша дигән сүзләрдән алынган дип уйларга нигез бар. Менә шушы лингвистик нечкәлекләр турында җыелган халыкка ачык эстрада сәхнәсеннән җиңелчә юмор белән генә сөйләп алдылар да, сәхнәгә бәйрәм символы – “балаша“ның үзен чакырдылар. Менә җыен уртасында милли кием киеп атка атланган, батырларча нык гәүдәле татар егете пәйда булды. Ул атыннан төшеп сәхнәгә юл алды. Анда аны оештыручылар, хуҗалар һәм кадерле кунаклар көтә иде инде. “Балаша” шәһәр халкы исеменнән татар телендә кыска, ләкин ялкынлы нотык тотты.

Шуннан соң Сабан туенда катнашучыларны һәм кунакларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Әнвәр Мөхәммәтзакиров, өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте вице-президенты Фәрит Мохтасаров, ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле Назыйф Мириханов, шагыйрь, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин, Мәскәү өлкәсе хакимияте вәкиле А.Бусыгин, Балашиха районы хакимияте башлыгы урынбасары А.Витков, Мәскәү төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте президенты Р.Акчурин, билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия һәм Халыкара Федерациясе президенты Р.Гайнанов, Щелково районы хакимияте башлыгы Л.Твердохлебов һ.б. чын күңелдән котлап чыгыш ясады.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең котлау телеграммасын җыелган халык аеруча игътибар һәм хуплау белән каршы алды. Аны Кукмара районы хакимияте башлыгы Равил Рәхмәтуллин укыды. Шунда ук Сабантуй-2006ның адресы билгеле булды. Ул – Одинцово районы. Шул уңайдан Одинцово шәһәре башлыгы һәм җирле татар милли-мәдәни мохтәрияте лидерларына “Алтын ат” сувенир-статуэткасы тапшырылды.

Өлкәнең үткән елгы абсолют батыры Дамир Шиапов Россия һәм Татарстан гимны моңнары астында бәйрәм әләмен күтәрде һәм төрле мәйданнарда милли һәм спорт уеннары, көрәш башланды.

Бәйрәм кичкә кадәр сузылды. Бәйрәм сәхнәсендә Кукмара һәм Татарстанның башка районнарыннан килгән артистлар, шулай ук Балашиха һәм Мәскәү җырчылары концерты булды. Милли сувенирлар, китаплар, милли ризыклар сату да оештырылган иде.