Татар хатын-кызлары татар әдәбиятының үсеше һәм аны тарату турында сөйләшә

Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены Казанда 20-22 май көннәрендә үтә.

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар хатын-кызларының әдәбият турында сөйләшүләре Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймәне искә алудан башланды.

Татарстан Язучылар берлегендә Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены кысаларында «Бүгенге әдәбият һәм җәмгыять» дип аталган дискуссион мәйданчык утырышы бара.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова үзенең «Ана» документаль китабының язылу тарихы белән таныштырды. Фәүзия Бәйрәмова һәм Ркаил Зәйдулла Бөтендөнья татар конгрессы аша Кыргызстанга командировкага барып Нәгыймә Айтматова язмышы буенча мәгълүмат туплаган.

Язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин журналда бүгенге әдәбият чагылышы турында сөйләде. 

Залга татар әдәбияты белән кызыксынган хатын-кызлар җыелган иде һәм алар үз иҗатларын журналда күрү мөмкинлеге белән дә кызыксынды.