Равил Әхмәтшин Камал театры актерларына истәлекле билгеләр тапшырды

Очрашу кысаларында ул Камал театры артистларына Вәкаләтле вәкиллек заказы буенча Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан эшләнгән истәлекле билгеләр тапшырды.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары һәм җитәкчелеге белән очрашты.

Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Равил Кәлимулла улы легендар татар театрының корифейлары белән ел саен Татарстан башкаласында очраша, камаллылар исә Мәскәүгә гастрольләре вакытында (ул ике елга бер тапкыр уза) Вәкаләтле вәкиллектә була.

Быел әлеге чара Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды, очрашуда уртак проектлар хакында фикер алыштылар.

Очрашу кысаларында Равил Әхмәтшин Камал театры артистларына Вәкаләтле вәкиллек заказы буенча Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан эшләнгән истәлекле билгеләр тапшырды. Әлеге бүләккә Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары, шулай ук татар телен һәм мәдәниятен саклауга гаять зур өлеш керткән актерлар лаек булды.