Казан кинофестивале кабат «Родина» кинотеатрына әйләнеп кайта

Фестиваль 5 - 10 сентябрь көннәрендә үтә.

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан кинофестивале быел кабат «Родина» кинотеатрына әйләнеп кайта.

«Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылу тантанасы 5 сентябрьдә Казан Ратушасында була, ябылу тантанасы 10 сентябрьдә „Пирамида“ үзәгендә», — дип хәбәр итә «Татаркино»ның мәгълүмат үзәге.

XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кунаклары ачылу һәм ябылу тантаналарында традиция буенча кызыл келәмнән узачаклар, дип искәртә оештыручылар.

Фестивальдә катнашучы фильмнар Казанның «Родина» һәм «Мир» кинотеатрларында күрсәтеләчәк.

Фестиваль кысаларында иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр, матбугат конференцияләре, партнер кинофестивальләр өчен презентация мәйданчыклары оештырылачак. Конкурс программасыненан тыш конкурстан тыш программа һәм параллель программалар да каралган.

Фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә һәм «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән берлектә үтә.

Соңгы елларда Казан кинофестивале «Ривьера» күңел ачу үзәгенә күчкән иде. Конкурс программасы фильмнары да биредәге кинозалларда күрсәтелде. 2020 елда фестиваль онлайн форматта тамашачыларсыз гына үтте.