420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 20 май, “Татар-информ”). Иртәгә сәгать 16.00дә Казанның Заманча сәнгать галереясында (Карл Маркс ур., 57) Янис Глейзданың “Шәүләләр” ( “Отблески”) фотосурәтләр күргәзмәсе ачыла. Ул 13 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Янис Глейзд 1924 елның 7 маенда Латвиянең Резекне шәһәрендә дөньяга килгән. Аның фотосурәтләрендә туган ягының матурлыгы, табигате сурәтләнгән.
Күргәзмәдә авторның 35 эше урын алган, дип хәбәр итә әлеге галереяның матбугат хезмәте