Татарстан “Россия студентлар язы” фестиваленең гомумкоманда зачетында җиңде

Гомум зачетта Төмән өлкәсе командасы гран-прига лаек булды

  (Казан, 20 май, «Татар-информ»). Татарстан икенче ел рәттән “Россия студентлар язы” фестиваленең гомумкоманда зачетында беренче урынны ала. Быел ул 15-20 майда Тольяттида узды.

Быел Татарстанны тәкъдим иткән командага 14 талантлы студент кертелгән иде. Студентлар мондый чараларда беренче тапкыр гына катнашмый, алар бу юлы да югары дәрәҗәдә әзерлек үтүләрен исбатлады.

Гомумкоманда зачетында беренче урын алу - Татарстанны төрле юнәлешләрдә 12 призлы урынлы итте.

Гомуми зачетта Төмән өлкәсе командасы гран-прига лаек булды. Икенче урында – Ставрополь крае студентлары, өченче - Ямал- Ненец автономияле округы, дип хәбәр итә “Студентлар лигасы” оешмасы матбугат хезмәте.