Казанда “Город-арт-подготовка” яшьләр театр лабораториясе старт ала

Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Германия режиссерлары 10 көн дәвамында театраль булмаган мәйданчыкларда спектакльләрнең эскизларын куячак

 (Казан, 20 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казанда Россия театр эшлеклесе Олег Лоевский җитәкчелегендә “Город-арт-подготовка” (“Шәһәр-арт-әзерлек”) яшьләр театр лабораториясе эшли башлый. Проектта катнашу өчен, Казанга Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Германия режиссерлары килде. Бу хакта бүген ТР Мәдәният министрлыгындагы матбугат конференциясендә әйтелде.

Театраль булмаган мәйданчыкларда куелган спектакльләрнең эскизлары лабораториянең нәтиҗәсе була. Һәрбер спектальнең алдагы язмышын тамашачылар хәл итәчәк. Тамашачылар бәясе буенча эскизлар киләчәктәге “Тоталь театр” репертуарының нигезе була алачак.

Бүгеннән алып 29 нчы майга кадәр чакырылган режиссерлар Антон Маликовка (Мәскәү), Георгий Цнобиладзега (Санкт-Петербург) һәм Андреас Мерц-Райковка (Берлин) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Яшь тамашачы театры артистлары һәм Казан театр училищесы студентлары белән бергә галереяларны, ташландык биналарны, Казанның скверларын заманча драматургиягә яраклаштырырга кирәк булачак.

“Живой город”  заманча сәнгатькә ярдәм итү фонды директоры Инна Яркова сүзләренчә, кайбер режиссер гына лабораториядә эшли ала, чөнки кайберләр генә 10 көн дәвамында спектакль куя ала, шуңа күрә бу өлкәдә тәҗрибәрләре булганнар чакырылган.

“Лабораториянең мәгънәсе шунда: театрның сәхнә арты, сәхнә, статик бина гына булмавын күрсәтү. Театр һәр урында, төрле кешеләр белән, монда һәм хәзер була ала”, - дип билгеләде ул.

Лаборатория ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә “Живой город” заманча сәнгатькә ярдәм итү Фонды тарафыннан уздырыла.

“Бу чара ТР Мәдәният министрлыгы өчен бик әһәмиятле, чөнки безгә яшьләр мәдәниятенең ничек үсүен, бүгенге яшьләрнең нәрсә белән яшәүләрен белү һәм аңлау бик мөһим”, - дип ассзыклады сәламләү сүзендә ТР Мәдәният министрлыгының профессоиналь сәнгать һәм сәнгать белеме бүлеге мөдире Дилия Хәйретдинова.

“Зөя утрау-шәһәрчеге” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музее директоры, “Живой город” Фондына нигез салучыларның берсе Артем Силкин сөйләгәнчә, режиссер Андреас Мерц-Райков сәхнәләштергән Х.Мюллерның “Волоколамское шоссе” спектакленең эскизы татар телендә яңгыраячак. Күренешнең текстын татар теленә шагыйрә Резедә Гобәева тәрҗемә иткән. “Без немец телендәге текстны рус теленә, аннары татар теленә тәрҗемә иттек. Һәм бу мәдәниятләрнең багланышы хәзер бик актуаль”, - диде ул.

Лабораториядә катнашучы режиссер Андреас Мерц-Райков аңа мондый проектларга әйләнеп кайту һәм театраль булмаган мәйданчыкларда эшләве кызыклы булуын әйтте.

28 нче майда “Смена” заманча мәдәният үзәгендә режиссер Антон Маликов сәхнәләштергән Сиркку Пелтоланың “Все ничего” пьесасы эскизы күрсәтеләчәк. 29 нчы майда Портовая урамында урнашкан буш Ангарда режиссер Андреас Мерц-Райков сәхнәләштергән Хайнер Мюллерның “Волоколамское шоссе” спектакле эскизы күрсәтелә. Шул ук көнне Данил Приваловның “Прекрасное далеко” пьесасы эскизы тәкъдим ителә.

Шулай ук лаборатория кысаларында 26 нчы майда Г.Камал исемендәге театрда һәм 27 нче майда М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында мультимедиа режиссеры Наталья Наумовадан (Мәскәү) һәм драматург, “Коляда-театр”га (Н.Коляда) нигез салучының укучысы Ярослав Пулиновичтан (Екатеринбург) ачык мастер-класслар уза.