“Каравон” XXII Бөтенроссия рус фольклоры бәйрәмендә “Бурановские бабушки” чыгыш ясаячак

Чарада 120 дән артык иҗат коллективы катнашачак

 (Казан, 20 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 25 майда ТРның Лаеш районы Никольское авылында “Каравон” дип исемләнгән XXII Бөтенроссия рус фольклоры фестивале узачак. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 120 ләп иҗат коллективы катнашыр дип көтелә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында ТР мәдәният министры АйратСибагатуллин һәм Лаеш районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Шәрипова катнашында узган брифингта хәбәр иттеләр.

Айрат Сибагатуллин әйтеп үткәнчә, Лаеш районының Никольское авылына XV гасырда ук нигез салынган. 1734 елда бу авылда чиркәү төзелә. Авылны Николай Чудотворец хөрмәтенә шулай дип атыйлар. “Каравон” бәйрәме бу авылда элек-электән үткәрелгән, 1988 елда аңа яңа сулыш өрәләр. Тагын 5 елдан бәйрәм фольклор фестивале буларак билгеләп үтелә башлый.

Узган ел бу чарада 15 меңгә якын кеше катнашкан. Быел да фестивальдә ТР районнарыннан 115 һәм Россия төбәкләреннән 7 иҗат коллективы катнашыр дип көтелә.
Гөлнара Шәрипова сүзләренчә, бәйрәм иртәнге 9 да башланып китәчәк. Ә бер сәгатьтән фестивальнең төп мәйданчыгы да эшен башлаячак. Сәгать 14.00 дән 16.00 гә кадәр хор мәйданчыгы эшләячәк. Анда фестивальдә катнашучыларның барысы да борынгы йола буенча җырлар башкарачак. Программа кысаларында “Әкият” курчак театрының чыгышлары да каралган. Фестивальгә килүчеләр өчен уеннар, конкурслар, мастер-класслар да оештырла.

Чараның төп кунаклары — “Бурановские бабушки” иҗат төркеме.

Никольское авылына Казаннан автобуслар барачак. Алар иртәнге 8.00 дән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, “Корстон” комплексы, Сәидгалиев ис. мәдәният йорты, Җиңү проспекты һәм Вишневский урамыннан кузгалачак.