«Нәүрүз» IX Халыкара төрки халыклар театр фестивале Казанның 6 сәхнәсендә берьюлы барачак

2 июньнән 5енә кадәр 23 спектакль тәкъдим ителәчәк

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел 3-5 июнь көннәрендә Казанда үткәреләчәк «Нәүрүз» IX Халыкара төрки халыклар театр фестиваленда кунак сыйфатында катнашкан театрлар бар. Шулар арасыннан фестиваль ачылганчы, 2 июньдә, Сабир Өметбаев исемендәге  Минзәлә Татар дәүләт драма театры Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр»ен тәкъдим итәчәк. Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры 3е көнне Уияльям Шекспирның «Король Лир»ын, 4ендә Түбән Кама Татар дәүләт драма театры Нәбирә Гыйматдинованың «Бүре каны» әсәрен күрсәтә. Шул ук көнне булачак Казакъстанның Нурмухан Жантурин исемендәге Мангистау өлкә музыкаль драма театры Абайның үгет-нәсихәте буенча сәхнәләштерелгән «38 яки Кара тол хатын» спектаклен тәкъдим итәчәк, 5ендә исә Мансур Гыйләҗевнең «Оҗмах капкасы» белән Әлмәт дәүләт драма театры чыгыш ясаячак.

«Нәүрүз» фестивален ачу тантанасы кич 3 июнь көнне 19.00 сәгатькә билгеләнгән. Фестивальда исә катнашучылар сыйфатында түбәндәге театрлар тамашачы җыячак.

Фестивальның рәсми ачылышы тантанасына кадәр көндез Казакъстанның Куддус Кужамарьянов исемендәге Уйгур дәүләт музыкаль комедия театры 3 авторның – Малик Кирибов, Илахун Жалилов, Курванжан Абдрасуловның «Ипархан» әсәрен тәкъдим итә. Шул ук көнне Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театры Аяз Гыйләҗевнең «Без унике кыз идек», Әзәрбайҗан дәүләт яшь тамашачы театры Абдулраһим Бәк Ахвердиевнең «Сихерче пәри», Якут мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Этюд» студентлар театры Николай Лугуновның «Өмет белән юанганнар», Башкорт дәүләт курчак театры Фәрдия Алибаеваның «Тере су» әсәре белән халык алдына чыга.

4 июньдә исә Константин Иванов исемендәге Чуваш дәүләт академия драма театры Денис Гордеев белән Геннадий Кирилловның «Моңсу карама тавышы», Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Туфан Миңнуллинның элек «Сөяркә» исеме белән таныш «Ярату гөнаһмы?» һәм шул ук авторның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры куйган «Дивана», Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәләштергән «Яшьлегем, юләрлегем» әсәрләре уйнатыла. Ул көн шулай ук Төркиядән Трабзон дәүләт театры  Гүнгөр Дилмәннең «Тиле Дәмрул», Кыргызстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы «Учур» Яшьләр театры Солтан Раевның «Мәккәгә озын-озак юл», Муса Жангазиев исемендәге Кыргыз дәүләт курчак театры Бакы Омуралиевның «Томого» һәм шул ук республикадан «Айкын» яшь талантларга ярдәм фонды каршындагы Бишкәк шәһәренең Яшел театры тәкъдим иткән Темир Бирназаровның «Карагул ботом» әсәрләре белән истә калачак.

Фестивальның соңгы көне  дә тамашаларга гаять бай. Аерым алганда, 5 июньдә Павел Кучияк исемендәге Алтай Республикасы милли драма театры Уильям Шекспирның «Тылсымлы төн», Төркиянең Анкара дәүләт театры Осман Озканның «Курку белмәс ятим бала», «Читиген» Хакас музыка һәм драма театры Рюноскэ Акутагаваның «Хөкем», Татар дәүләт «Әкият» курчак театры Ренат Харисның «Абай бабай аланы», Чаллы Татар дәүләт драма театры Мансур Гыйләҗевнең «Бурлак» әсәрләре белән чыгышларга нокта куелачак.

Фестивальны оештыру комитеты рәисе, Камал театры директоры Шамил Закиров сүзләренчә, фестиваль тамашалары берьюлы 5 театрда 6 сәхнәдә куелачак: алар - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (Зур һәм Кече сәхнәләр), В.Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры, Казан дәүләт яшь тамашачы театры (ТЮЗ), Татар дәүләт «Әкият» курчак театры. Билет бәяләре нибары 80 сумнан 200 сумга кадәр итеп куелган һәм алар спектакльләр барачак театр кассаларында сатыла, ә тамашалар сәгать көндезге 11, 12, 2, 3 һәм кичке 7, 8, 9да башлана.
 
«Нәүрүз» IX Халыкара төрки халыклар театр фестивален ябу тантанасы исә, 5 июнь көнне сәгать кичке 5тән башлап, Казанның Мирный бистәсендәге ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Укыту үзәге территориясендәге мәйданда Театраль Сабан туе рәвешендә зур итеп үткәреләчәк.