«Нәүрүз» IX Халыкара төрки халыклар театр фестивале 3-5 июньдә үткәреләчәк

Бу хакта матбугат конференциясендә игълан ителде

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Илнең театр эшлеклеләре берлеге карары белән 1998 елдан башлап тарихын яза башлаган «Нәүрүз» Халыкара төрки халыклар фестивале башта Урта Азия республикалары һәм Казакъстанда 5 ел рәттән үткәрелә килеп, союздаш республикалар таркалганнан соң сүлпәнләнеп, тараеп калган иде. Татарстан җитәкчелеге инициативасы белән 1998 елдан 4 елга бер тапкыр Казанда уздырыла торган әлеге фестивальның 9 нчысы быел 3-5 июньдә булачак. Ләкин киләчәктә аны ешрак - 2 елга бер үткәрү күздә тотыла.
 
Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында үткәрелгән матбугат конференциясендә фестивальның оештыру комитеты рәисе, Камал театры директоры Шамил Закиров әнә шулай дип белдерде. «Нәүрүз» IX Халыкара төрки халыклар театр фестивале үзенең югары дәрәҗәсен расларга тиеш. Моның өчен аның программасы киңәйтелгән, өстәмә чаралар каралган, элеккегеләреннән аермалы яклары булдырылган. Аның кысаларында төрки халыклар драматургиясе һәм режиссурасының актуаль мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл» үткәреләчәк, Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы театр эшлеклеләре мастер-класслар күрсәтәчәк. Быел Россия һәм чит илләрнең 11 коллективы 22 спектакль тәкъдим итәчәк. Театр бәйрәмендә катнашучылар һәм кунак сыйфатында килүчеләр 350ләп була, VIP-песоналар да көтелә.

«Башка еллардан аермалы буларак, фестивальның быелгысы, төрки театрлар арасында тугандашлык һәм конструктив иҗади аралашуны ныгыту максатында, фестиваль программасында жюри булмый, номинацияләр буенча призлар бирелми, ягъни театрлар арасында конкурс үткәрелми, чөнки театрларының эшләү шартлар бер үк булмаган төрки дөньяда бу алым нәтиҗәле түгел», - диде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Аның каравы, театр тәнкыйтьчеләре коллегиясе көчәйтелә, аның составына Россия, якын һәм ерак чит илләр театр сәнгате өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләре кертелә. Шул хакта игълан итеп, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов фестивальның уникальлеге, идеологиясе ягыннан әһәмияте гаять зур булуын басым ясап әйтте. Аның сүзләренчә, кайбер өлкәләрдәге милли театрларда спектакльләр 2 телдә уйнала, бу хәл яшьләрдә милли телне өйрәнүгә ихтыяҗны киметә, алга таба да болай барса, төрки телле театрлар 250 еллык тарихы булган рус театрлары файдасына оттырачак. Шуны исәпкә алып, оештыручылар бу юлы фестивальга төрки халыклар телендә уйный торган курчак театрлары да катнашуны хуп күргән. Күбрәк халыкны җәлеп итү максатында, 4 июнь көнне Г.Камал исемендәге театр бинасы каршындагы мәйданда Бишкәк шәһәренең Яшел театры кичен ачык һавада спектакль куячак. Спектакльләр исә фестиваль барышында Казанның 5 театрында узачак.

РФ Мәдәният министрлыгы, РФ Театр әһелләре берлеге, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Театр әһелләре берлеге, төрки мәдәният һәм сәнгатьне бергәләп үстерү буенча «ТӨРКСОЙ» халыкара оешмасы «Нәүрүз» фестивален гамәлгә куючылар буларак билгеле. Фестивальның бюджеты 4 млн. сум тирәсе, шуның 1 млн. 600 сумын Россия Мәдәният министрлыгы, 380 мең сумын Россия Театр әһелләре берлеге бирә.