Нижгар татарлары тарихына багышланган викторина

Нижгар татарлары тарихына багышланган викторина

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Иртәгә Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районының Рыбушкино авылы урта мәктәбендә туган якны өйрәнүгә багышланган «Нижгар ягы — минем Ватаным» дигән викторина була. Нижгар татарлары тарихына багышланган бу чара өлкәдә Казанның 1000 еллыгына багышлап уздырыла торган Татар мәдәнияте көннәре кысаларында үткәрелә. Анда өлкәнең гомумбелем бирү мәктәпләре укучыларыннан торган командалар катнашачак.

Әлеге викторина укучыларда туган якка, ата-бабалар мәдәниятенә һәм диненә карата кызыксыну уяту, аларда татар халкының үткәненә хөрмәт тәрбияләү максатында үткәрелә. Ул шулай ук тарихи вакыйгаларны тирәнтен белүгә һәм, гомумән, туган якны өйрәнүне популярлаштыруга да ярдәм итәчәк. Бу көннәрдә командалар викторинага әзерлек хәстәрләре белән мәшгуль булды.