Мулла Батыршаның изге гамәлләре халык күңелендә саклана

Мулла Батыршаның изге гамәлләре халык күңелендә саклана

(Казан, 20 май, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Быел Батырша (Габдулла Галиев) җитәкчелегендәге халык күтәрелешенә 250 ел тула. Шул уңайдан Казанда, Уфада, шулай ук һәм Россия төбәкләреннән Башкортстанда, Оренбург һәм Пермь өлкәләрендә төрле чаралар уздыру планлаштырылган.

Бу чаралар 18 майда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында узган фәнни конференция белән башланып китте. Ә 25 майда исә, бөтентатар “Мәгариф” бергәлеге һәм татар милли җәмәгать оешмаларының Координация Советы (“Милли Шура”) “Батырша: шәхес һәм образ” дигән темага “Халыклар дуслыгы” йортында укучылар конференциясе уздыра. Конференциядә Батырша күтәрелешенә багышланган әсәрләр язган авторлар, галимнәр, шулай ук сәнгатькәрләр, сәясәтчеләр, милли хәрәкәт активистлары һәм мәгариф хезмәткәрләре чакырыла.