Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивале узачак

Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивале узачак

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 30 майдан 5 июньгә кадәр Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» дип исемләнгән Халыкара фестивале булачак.

Төрки халыкларның әлеге фестивале инде сигезенче тапкыр үткәрелә. Быелгысы Казан шәһәре оешуга 1000 ел тулуга багышланганлыктан, аеруча игътибарга лаек. Фестивальдә Татарстаннан, Башкортстаннан, Чуашстаннан, Әзәрбәйҗаннан, Молдовиядән, Кыргызстаннан, Казакъстаннан, шулай ук Алтай һәм Оренбург өлкәләреннән, Тывадан, Хаккасиядән һәм Төркиядән барлыгы ундүрт театр катнашачак. Театр сөючеләр игътибарына алар иң яхшы сәхнә әсәрләрен тәкъдим итәргә җыена.

Фестиваль ТР Мәдәният министрлыгы, Мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның Театрлар берлекләре, шулай ук төрки халыклар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүдә булышлык итүче «Тюрксой» халыкара оешмасы тарафыннан үткәрелә.