Башкортстан сабантуйлары киләсе атнадан башлана

Башкортстан сабантуйлары киләсе атнадан башлана

(Уфа, 20 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов республикада Сабантуй бәйрәмнәрен үткәрү хакындагы фәрманга кул куйды. Бу фәрманнан күренүенчә, быелгы милли бәйрәмебез Башкортстанда 28 майдан 12 июньгә кадәр үтәчәк.

Әле Башкортстанда язгы кыр эшләре дәвам итә. Алдагы бер атна эчендә күпчелек мәйданнарда чәчү эшләре тәмамланачак һәм авыл эшчәннәре тыныч күңел белән бәйрәм итә алачак. Милли бәйрәмебез алдыннан республика районнары кышкы чорда һәм чәчү кампаниясен үткәрү вакытында хуҗалыклар һәм агросәнәгать ширкәтләре эшчәнлегенә йомгак ясап, хезмәт алдынгыларына бүләкләр әзерли. Сабантуйлар вакытында ул бүләкләр тантаналы шартларда җиңүчеләргә тапшырылачак.

Сабантуйлар быел да төрле районнарда алдан төзелгән графиклар буенча оештырыла. Аларга республиканың югары җитәкчеләре һәм депутатлар да кунак булып бара. Милли бәйрәмебез үткәрелгән урыннарда, гадәттәгечә, сәүдә ярминкәләре, мәдәни һәм спорт чаралары оештыру каралган. Шулай ук иң яхшы йорт, иң тәртипле-чиста ихата-ишегалды, иң үрнәкле урам конкурсларына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү дә күздә тотыла.

Шулай итеп, Башкортстанда Сабантуйлар киләсе атнаның шимбәсендә үк башланып китә. 12 июнь көнне милли бәйрәмебез республиканың иң күп районнарында һәм авылларында үтәр дип көтелә. Ул бәйрәм бу көнне Уфа шәһәре көне бәйрәменә дә тоташып китә.