Баденда узучы «Россия мәдәнияте көннәре»ндә ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгыш ясаячак

Баденда узучы «Россия мәдәнияте көннәре»ндә ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгыш ясаячак

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Якын көннәрдә Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле кабат гастрольләргә юл алачак. Бу юлы алар Австриянең Баден шәһәрендә узучы «Россия мәдәнияте көннәре»ндә катнашырга җыена.

Австриядә узучы «Россия мәдәнияте көннәре» инде 7 апрельдә үк башланган иде һәм алар 2 июньгә кадәр дәвам итә. Россиядән бердәнбер булып катнашучы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле исә 26 майда чыгыш ясаячак. Сәгать ярым вакыт эчендә (А.Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, бу шактый зур вакыт) ансамбль үз репертуарындагы иң яхшы әсәрләрне тәкъдим итәчәк.

Ансамбльдә моннан тыш та яңалыклар шактый. Алга таба алар, репертуарны тагын да яхшырту максатыннан, яңа әсәрләр белән бергә, музыкага да заманча төсмерләр кертергә уйлый. Шулай ук ансамбль каршында балалар фольклоры ансамбле дә оештырырга ниятләнә.

Яшь ансамбльләрнең берсе булган Фольклор музыкасы ансамбле күптән түгел Финляндиядә дә булып кайткан иде. Моннан тыш ул Алманиядә, Төркиядә, Украинада һәм Кырымда да чыгышлар ясап, татар мәдәниятен танытуда зур өлеш кертте.