news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан үзәгендә «Яратам» дигән скульптур композиция барлыкка килде

Композицияне ачу тантанасы «Сдвиг» иҗат коллективы перформансы белән аралашып барачак.

Казан үзәгендә «Яратам» дигән скульптур композиция барлыкка килде

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Оксана Романова). Казанның Кунак йорты (Чернышевский урамы, 8) тирәсендәге Корманаевның тарихи лавкалар бинасы янында танылган яшь автор Фәнил Вәлиуллинның «Яратам» дип аталган скульптур композициясе барлыкка килде.

Композицияне ачу тантанасы «Сдвиг» иҗат коллективы перформансы белән аралашып барачак. Казан белән бәйләнеше булган мәшһүр шәхесләр – Габдулла Тукай, Александр Пушкин һәм Федор Шаляпин бер үк вакытта аның персонажлары булачак. Чараны алып бару өчен танылган шоумен Михаил Волконадскийны чакырганнар.

Скульптура ир-ат (ул җәяүлеләр юлыннан балконга карап тора) һәм хатын-кыз (ул икенче кат биеклегендә челтәрләп эшләнгән култыксалы кечкенә балконда басып тора) фигураларыннан гыйбарәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100