“Яңа гасыр” радиосы җыр бәйгесе уздыра

Ул 4 номинациядә узачак һәм анда теләгән һәркем катнаша ала
(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). 22 апрельдән 25 ноябрьгә кадәр, “Яңа гасыр” радиосы “Яңа гасыр”ны тыңласаң — үзеңне ишетерсең” дигән татар җыры конкурсы оештыра. “Яңа гасыр” радиосы эшчәнлегенә игътибар юнәлтү, радионың архивын сыйфатлы, заманча материал белән тулыландыру, хитлар эзләү, талантлы башкаручылар һәм авторларга юнәлеш бирү; профессиональ сәхнәгә, радио һәм телевидение эфирына чыгарга ярдәм итүне максат итеп куйган бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала, дип белдерә радионың матбугат хезмәте.
Бәйге “Аерым башкару”, “Вокал ансамбльләр”, “Вокал-инструменталь ансамбльләр”, “Фольклор коллективлар” дигән дүрт номинациядә уза. Җиңүчеләр 6 яшьтән 16 яшькә, 17 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге һәм 30 яшьтән югары категорияләрдә билгеләнәчәк. Конкурска җырлар агымдагы елның 22 апреленнән 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Икенче тур 15 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр үтә. Монда җырлар өчен радиотыңлаучылар тарафыннан SMS тавыш бирү каралган. Тыңлаучылардан тыш, җырларга Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге жюри бәя бирәчәк.
Конкурска татар халык җырлары, моңа кадәр беркайда да яңгырамаган эстрада җырлары, рок-музыка, альтернатив музыка, джаз музыкасы жанрларындагы җырлар кабул ителә.
Җиңүчеләр катнашындагы Гала-концерт быелның 25 декабрендә башкаланың концерт залларының берсендә узачак. Бәйгедә җиңгән җырлар алга таба “Яңа гасыр” радиосы эфирында яңгырый, моннан тыш, алар махсус җыентыкларда да дөнья күрәчәк.