Казанның VIII Ачык фотоконкурсының ярымфиналы булды

Конкурска 400дән артык автордан 11 меңнән артык эш килде
(Казан, 20 апрель, “Татар–информ”). Узган ял көннәрендә Казанның VIII Ачык фотоконкурсының ярымфиналы булды.
Конкурска 400дән артык автордан 11 меңнән артык эш килде. Казанлылардан тыш, конкурска Россия шәһәрләре, шулай ук Белоруссия, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Австрия, АКШ, Әзербайҗан, Украина, Грузия фотографлары үз эшләрен җибәрде.
Судьялык итүнең демократик системасы һәм жюри әгъзаларының күп санда булуы субъективлыктан качарга мөмкинлек бирә, дип саный конкурсны оештыручылар. Жюриның эшен җиңеләйтү өчен фотоконкурсның дирекциясе ярымфиналда катнашучыларның барлык фотоларын электрон рәвештә тәкъдим итте.
Иң күп балл җыючылар җиңүче дип табылачак. Җиңүнең формуласы мондый: сыйфат, фотоның үзенчәлеге һәм исеменең кызыклы булуы.
Казанның VIII Ачык фотоконкурсының финалы 19–22 апрель көннәрендә узачак. Җиңүчеләрне бүләкләү һәм фотоконкурска килгән иң яхшы эшләр күргәзмәсе июнь башына планлаштырылган.
Искәртеп узабыз, Казанның VII Ачык фотоконкурсына 400дән артык автор 5000нән артык эш җибәргән иде. Конкурс башыннан алып анда 60ка якын шәһәр һәм 5 илнең фотографлары катнашты.