Яшел Үзән музыка театры актрисасы «Тантана» театр премиясенә номинацияләнгән

Бу премия җәмәгатьчелеккә танылу һәм театр сәнгате өлкәсендәге иҗади казанышлары өчен бирелә.

(Яшел Үзән, 20 март, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзән музыка театры актрисасы «Тантана» театр премиясенә номинацияләнгән. Быел «Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» номинациясендә «Тантана» («Триумф») премиясенә Яшел Үзән музыка театры актрисасы Надежда Антонова «Ромео и Джульетта» мюзиклында төп героиня роле өчен дәгъва итә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы премиясе. Ул киң җәмәгатьчелеккә танылу һәм театр сәнгате өлкәсендәге иҗади казанышлары өчен бирелә. Республикада бүләкне тапшыру Бөтендөнья театр көненә багышланган төп вакыйга булып тора.

«Тантана» премиясе ияләрен 27 мартта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә игълан итәргә планлаштыралар.