420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 20 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы куркынычы аркасында үткәрелмәгән чаралар өчен билет бәясен Татарстан Мәдәният министрлыгы тамашачыларга кире кайтарачак. Ведомство башлыгы Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуда шул хакта хәбәр итте.
«Безнең төп бурыч — тамашачыларга зыян китермәү. Шул ук вакытта, безнең хезмәткәрләргә ихтыяҗ кимемәскә һәм шушы чаралар нәтиҗәсендә аларның тормыш дәрәҗәсе түбән тәгәрәмәскә тиеш», — дип искәртте министр.
Ирада Әюпова сүзләренчә, кешеләрнең төрле чараларга алдан ук билет алып куюы тамашачыларга акчаларын кайтарып бирү өчен финанслар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Билет бәясен гаризалар буенча кире кайтарачаклар.