Төмән татарлары “Искиткеч әбиләр-2018” фестиваль-бәйгесен үткәрәчәк

Конкурста туган телдә аралашкан, милли традицияләр нигезендә гаилә бәйрәмнәре үткәргән, татар милли ашлары әзерли белгән әбиләр катнаша.
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Төмән татарлары 28 мартта “Искиткеч әбиләр – 2018” шәһәр татар фестиваль-бәйгесен уздырачак. Конкурсны Төмәннең Татар мәдәнияте үзәге оештыра, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.Конкурсның максаты – үсеп килүче буынны тәрбияләүдә өлкәннәрнең ролен арттыру, гаилә кыйммәтләрен һәм татар халкының традицияләрен торгызу.Конкурсның бурычлары: Гаилә мөнәсәбәтләре культурасын тәрбияләү Гаиләләрнең социаль һәм иҗади инициативасын хуплау Гаилә кыйммәзтләрен һәм традицияләрен үстерү Буыннан-буынга күчешне тәрбияләү Яшькә карамастан кеше мөмкинлекләре потенциалын ачуКонкурста әби булган, милли традицияләрне уңышлы саклап килгән – туган телдә аралашкан, милли традицияләр нигезендә гаилә бәйрәмнәре үткәргән, татар милли ашларын әзерли белгән хатын-кызлар катнаша.