Тукай турында нәфис фильм төшерергә кирәк – Рәмил Исламов

"Тукай - ядкярләрдә" II томлыгына моңа кадәр дөнья күрмәгән истәлекләр кертелгән.
(Казан, 20 март, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова).Тукай турында сыйфатлы нәфис фильм төшерү дә мөһим. Безнең хезмәт – кинематографистлар өчен дә яхшы кулланма. Уральски тормышына караган мәгълүматлар шактый булды, – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә филология фәннәре докторы Рәмил Исламов.Исегезгә төшереп узабыз, татар галимнәре Рәмил Исламов һәм Җәүдәт Миңнуллин әзерләгән “Тукай – ядкярләрдә” II томлыгы быел Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.“Тукай – ядкярләрдә” томлыкларына 700 берәмлеккә якын материал тупланды. Менә шуларның  алты йөзе – гарәп хәрефләрендәге материаллар. Күбесе, чыннан да, моңа кадәр дөнья күрмәгәннәр. Әлбәттә, Тукай турында истәлекләр безгә кадәр дә өч тапкыр чыккан, ләкин алар 1960-1970-1980 елларда бит. Ул вакытта хакимлек иткән идеологияне беләсез инде. Ядкярләр шул таләпләр нигезендә эшләнгән. Ул истәлекләрдәге материаллар да кисеп, туракланып, өч нокталар куеп, төрле җәяләргә алып урнаштырылган. Яңа җыентыкка аларны да керттек, ләкин ул вакытта төшереп калдырылган урыннарны яңадан кайтарып, тулыландырып, бербөтен итеп эшләргә туры килде. Моңа кадәр чыккан мәгълүматларны күчереп кенә куймадык, алар фәкать әлеге җыентыкларга үзеннән-үзе табигый рәвештә кереп кенә киттеләр», – ди филология фәннәре докторы Рәмил Исламов.