“Халык көйләре” Бөтенроссия фестивале була

Фестиваль–конкус 10 ел рәттән үткәрелә

 (Казан, 20 март, “Татар-информ”). 23-28 март көннәрендә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында “Халык көйләре” Бөтенроссия фестивале була.

Фестивальне уздыру идеясе авторы – РФның халык артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Анатолий Шутиков. Фестиваль-конкус 10 ел рәттән үткәрелеп килә. Быелдан ул Бөтен Россия масштабында уздырыла башлый. Конкурста катнашырга Яр Чаллы, Түбән Кама кебек ТР калаларында иҗат итүче халык музыка уен кораллары ансамбльләреннән тыш, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия республикаларыннан, Саратов, Екатеринбург,  Самара, Калуга, Мәскәү төбәкләреннән дә заявкалар килгән.

Фестиваль программасы 25 март көнне А. Квасов исемендәге Дон казаклары ансамбле (Ростов-на-Дону) концерты белән ачылачак. Анда Дон төбәгенең гореф-гадәтләре чагылыш тапкан халык җырларын ишетергә мөмкин булачак.

Фестиваль кысаларында, ТР халык музыка уен кораллары дәүләт оркестры, Людьмила Зыкина исемендәге “Россия” (Мәскәү) рус халык дәүләт академия ансамбле концерты, Мария театры солисты Ольга Пудова чыгышы, “Терем-квартет” ансамбле һ.б. чыгышы көтелә, диелә филармония матбугат хезмәте хәбәрендә.