ТР балалар китапханәсе 95 еллыгын билгеләп үтә

Китапханәнең мәгълүмат базасына 140 меңнән артык китап кергән

  (Казан, 20 март, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). “Республика балалар китапханәсе” ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе 95 еллыгын билгеләп үтә. Бүген, ТР да китапханә эшенә багышланган матбугат конференциясендә, Республика балалар китапханәсе директоры Разыя Сираҗиева китапханә эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, китапханә балалар өчен сәнгать һәм тармак әдәбияте җыентыгы, балалар өчен мәгълүмат һәм белем алырга ярдәм үзәге булып тора. Китапханәнең төп функциясе методик булып тора. Китапханә ТР ның 90 махсус балалар китапханәсе, 1309 авыл китапханәсе, татар халкына хезмәт күрсәтүче ТР төбәк китапханәләре өчен методик үзәк ролен үти.

Китапханәгә барлык балаларны да яздыру мөмкин, кайда яшәве мөһим түгел. Китапханәнең мәгълүмат базасына 140 меңнән артык нөсхә китап, 180 газета һәм журнал, 1700 дән артык аудиовизуаль һәм электрон басмалар керә. Бүгенге көндә китпханәдә укучылар саны 16 меңнән артык.

Китапханәнең 95 еллыгына, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, РФ балалар китапханәләре төбәкара конференциясе уза. Конференциягә Россиянең 18 төбәгеннән китапханәчеләр килә. Очрашуда балалар китапханәләре үсеш тарихы, балалар китапханәләре өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре һ.б. буенча фикер алышачаклар.

Мәдәният елы кысаларында, укучылардан районнарда мәдәният хәле турындагы фикерләрен белү һәм яшүсмерләрнең мәдәният турында белем дәрәҗәсен ачыклау турында карар кабул ителде. Бу максаттан агымдагы елның гыйнварыннан алып республикакүләм социологик тикшеренү үткәрелә. Укучылар анкета сорауларына җавап бирә.

Китапханә яшь буынны укыргы кызыксыну уятсын өчен “Счастливые истории” хәйрия фонды белән хезмәттәшлек итә, ул, үз чиартында, “Глаголица” социаль-әдәби проектны гамәлгә куя. Агымдагы елда китапханә “Книжная радуга” проекты кысаларында, Россиянең танылган балалар язучылары белән очрашулар үткәрә.