Япония татар диаспорасы тарихы белән бәйле документлар Дәүләт архивына тапшырылды

Документлар арасында 26 шәхси эш һәм дини китап бар.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Япония татар диаспорасы тарихы белән бәйле документларны Дәүләт архивына тапшырдылар.

Милли архивка Кобе шәһәре (Япония) мәчетенең соңгы татар имамы Хөсәен Килькиның шәхси китапханәсендә сакланган дини китаплар һәм шул шәһәрдә татар җәмгыятенең секретаре булган Әнвәр Старков төзегән шәхси эшләр тапшырылды.

«Тарихыбызны, бөтен илдән җыеп, мирасыбыз буларак тупларга тырышабыз. Хәзерге вакытта бездә һәм чит илләрдә татарлар тарихына караган документларны җыеп, белешмә ясау буенча эш алып барыла», — диде Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

«Үткән ел ахырында материаллар Кобе шәһәрендә яшәүче иске татар эмигрантларының соңгы вәкиле Рәкыйбә Килькиның гаилә архивыннан очраклы рәвештә табылган. Рәкыйбә ханым белән алдан таныш булмасак, ул әлеге документларны ташлар иде, чөнки Япониядә кеше үлгәннән соң аның барлык әйберләрен юкка чыгаралар», — дип сөйләде Тарих институтының Хөсәен Фәизханов исемендәге милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов.

Коллекциядә 26 шәхси эш бар. Биредә 56 кешенең килеп чыгышы, белеме, дине, милек торышы турында мәгълүмат тупланган. Туган телегезне беләсезме соравына: «Бераз беләм», — дип кулдан язылган язмалар да бар. Коллекциянең йөзек кашы — Япониядә яшәгән татарларның шәхси эшләре, диде Гыйбатдинов.

«Беренче тапкыр аерым сәхифәләр генә түгел, Кобе шәһәрендәге татар җәмгыятенең зур өлеше тупланган эшләр таптык. Татарстанга тапшырылган мондый үрнәкләрне башка белмим. Гади кешеләр өчен дә документлар бик кызыклы, чөнки аларда татар милләтенең берлеге чагыла», — ди ул.

Архивка тапшырылган дини китаплар:

1907 елда Казанда нәшер ителгән Шәйхелислам ибн Әсәдулла әл-Хәмидинең Коръән тәфсиренең беренче басмасы;

Мөселман япон авторының «Нәрсә ул ислам?» китабы;

1936 елда Кытайда язылган Әхмәдфәрид Габбас Ураллының ас-Сират ал-Мөстәкыйм тәфсире;

Кобедагы мәчетнең беренче имамы Мадьяр Шамгуни һәм Нагой мәчете имамы Тимербай Хәмидулланың япон телендә «Ислам динен кыскача аңлату» җыентыгы;

Япон мөселманы Ильяс Сададжиро Сакума язган «Исламда гыйбадәт» китабы;

1938 елгы ислам энциклопедиясе һәм Европа ислам белгечләренең тәрҗемә китаплары.