news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия җырчысы «Кашгардан Дунайга» концертында «Әдрән диңгез» җырын башкарган

Айшә Гәнч татар телендә «Анкара — Төрек дөньясы» музыка ансамбленә кушылып җырлаган.

Төркия җырчысы «Кашгардан Дунайга» концертында «Әдрән диңгез» җырын башкарган
Ләвәнт Булут

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркия башкаласының Президент симфоник оркестры залында «Анкара — Төрек дөньясы» музыка ансамбле «Кашгардан Дунайга» дип исемләнгән концерт уздырган. Анда татар композиторы Салих Сәйдәшевнең Таҗи Гыйззәт сүзләренә язылган «Әдрән диңгез» җыры башкарылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Анкарада яшәүче Төркия милләте вәкиле Ләвәнт Булут сөйләде.

«Концертта татар, башкорт, кырым татарлары, уйгыр, казах, кыргыз, азәрбайҗан, гагауз, үзбәк, карачай, тыва, төркмән, көнчыгыш Фракция (Rumeli), Киркук-Ирак — барлыгы егерме бер җыр яңгырады. Шул исәптән татар телендә Айшә Гәнч „Әдрән диңгез“ җырын башкарды», — ди ул.

Аның сүзләренчә, ансамбльгә 2000 елда мәдәният һәм туризм министрлыгы тарафыннан «Сынлы сәнгатьләр баш идарәсе» ярдәме белән нигез салына. «Җәмгыятьнең максаты — бөтен төрек дөньясы музыкаларын тикшерү, борынгы һәм яңа әсәрләрне эзләү, җыю, үстерү», — диде ул.

Концертны ансамбль дирижеры Җәм Гүрдаль җитәкләгән. «Аның утыздан артык илдә концерты булды. Ансамбль һәм үзе халыкара конкурсларда медальләр яулады. Кичәдә кайбер җырлар бию белән бергә иде үрелеп барды. 1250 кешелек зал тулы иде. Анда чит илләрдән дә кунаклар килде», — дип сөйләде Ләвәнт Булут.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100