Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт язучысы Альберт Хәсәновның ике китабы кытай теленә тәрҗемә ителгән
Кытай телендәге әлеге китаплар 35 әр мең тираж белән нәшер ителгән.
(Әлмәт, 21 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары», Гөлназ Гыйззәтуллина). Әлмәттә яшәп иҗат итүче язучы Альберт Хәсәновның ике китабы кытай теленә тәрҗемә ителгән. Гомәр Бәшировның «Намус» романыннан соң, татар язучылары арасында мондый уңышка Альберт Хәсәнов иреште. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Китапларның нәшер ителү тарихы берничә елга сузыла һәм бик үзенчәлекле була. Альберт абый аның турында горурланып, дулкынланып сөйләде. Барысы да моннан ун еллар элек аның Мәскәүгә кылган сәфәре барышында башлана.
2-3 елга бер тапкыр башкалада Россия нәшриятларында басылып чыккан китап күргәзмәсенә бара ул. Шушы чорда аның ике китабы «Современник» һәм «Детская литература» нәшриятларында басылып чыга, алар да күргәзмәгә куела.
«Милли китаплар» бүлегендә бер ир белән хатынның китап укып утыруларын күрдем. Читтәнрәк карасам, минекеләрне укыйлар, кулларында «Узел верности» белән «Волчонок колченогий» китаплары. Баксаң, бу гаилә Кытайдан килгән, Шаньдун университетында рус теле укыталар икән. Алар Альберт абыйның китапларын кытайчага тәрҗемә итү теләге барлыгын әйтә», дип искә ала язучы.
«Үзләре тәрҗемә итте, үз акчаларына чыгардылар. Посылка белән миңа 8 китап җибәрделәр. Шен әйтүенчә, китаплар бик тиз сатылып беткән», — дип сөйләде ул.
Альберт Хәсәновның китаплары 28 телгә тәрҗемә ителгән. Кытай телендәге әлеге китаплар 35 әр мең тираж белән нәшер ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз