Төмәндә себер татар язучыларының әсәрләрен уку бәйгесе беренче тапкыр үткәрелде

Конкурсны Төмән шәһәре себер татарлары мохтарияте оештырды.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Төмән шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә педагогик хезмәт ветераны, Россиянең мактаулы мәгариф хезмәткәре, язучы һәм шагыйрә Галия Абайдуллинаның иҗат кичәсе булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара кысаларында беренче тапкыр себер татар язучыларының әсәрләрен сәнгатьле уку бәйгесе узды. Конкурсны Төмән шәһәре себер татарлары мохтарияте оештырды.

Конкурста 20 кеше катнашты. Аларның һәркайсы җирле авторларның себер татар телендә язылган шигырьләрен укыды. Җиңүчеләрне өч яшь категориясендә ачыкладылар. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.