Халыклар дуслыгы йортында туган тел көненә багышланган бәйрәм концерты уза

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Эстрада оркестры уртак концерт программасын тәкъдим итә.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). 21 февраль көнне Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм концерты узачак. Бу хакта Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты артистлары һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Эстрада оркестры “Дөнья халыклары музыкасы” дигән уртак концерт программасын тәкъдим итә. Программага ил һәм чит ил композиторлары әсәрләре, халык җырлары кергән.

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәм Ассамблеясен Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “Мирас” уен кораллары ансамбле, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Измайлова, Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзов белән Вадим Захаров һәм Рәфинә Ганиуллина тәкъдим итә.

Концерт 14.00дә башлана.