Теләчедә талантлы балалар арасында Йолдызлык -2017 бәйгесенең район туры узды

Әлеге чарада Теләче районының яшь талантлары катнашты.

 (Теләче, 20 февраль, "Татар-информ", "Теләче" газетасы, Эльмира Әхмәтҗанова). Кичә Теләче мәдәният йортында эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык – 2017” XVII нче Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең районда сайлап алу этабы узды, дип яза "Теләче" газетасы.

Әлеге чарада Теләче районының яшь талантлары катнашты. Фестивальнең район этабын тамаша кылырга балаларның әти-әниләр дә килгән.