К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәләтле балалар арасында кастинг игълан итә

Кастингны уза алганнар күнекмәләр алып, университетка укырга керә, ә аннары театрга эшкә килә алачак

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашачы игътибарына быел 7 яңа спектакль тәкъдим итәргә җыена. “Шуларның 4есен бу сезонда ук күрсәтәчәкбез”, - дип белдерде бүген ТР Мәдәният министрлыгында үткән матбугат конференциясе барышында театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов.


“Соңгы риваять” ( М. Маликова) - февраль, “Без барыбыз да кешеләр” (Э. Ремарк) май, “Назлы кияү” (К. Тинчурин) июнь-август, “Өзелгән яфраклар” (Р. Габделхакова) июнь аенда тәкъдим ителәчәк.


Икенче сезонны исә “Әкият сандыгы” исемле музыкаль тамаша башлап җибәрәчәк. Ул балалар өчен әзерләнә. Октябрь аенда “Серле урман” (Р. Вәлиев), декабрьдә “Чия бакчасы” (А. Чехов) спектакльләре күрсәтеләчәк.


10 мартта театрда Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовны искә алу кичәсе үткәрү ниятләнә. “Әлеге максат белән актерның туган ягы – Мамадышка да кайтырга уйлыйбыз”, - диде әлеге уңайдан Ф. Мөсәгыйтов.


Җитәкче яңа кастинг турында да сөйләде: 15 марттан алып талантлы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен театр кастинг игълан итә. Аны уза алганнарны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керергә әзерләячәкләр. Аларга тәҗрибәле остазлар белем бирәчәк. “Әмма моның белән генә эш төгәлләнми. Университетта укыган вакытта да алар безнең театр белән хезмәттәшлек итәчәк, ә укып бетергәч, бирегә эшкә килү мөмкинлегенә ия булачак”, - диде директор Фәнис Мөсәгыйтов.


Шунысын да искәртеп китү мөһим: университетка укырга керергә әзерләү бушлай булачак.