Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада нәшер ителә торган «Ватандаш» журналы 25 еллыгын билгеләп үтә
«Ватандаш» – милли мәдәни, фәнни һәм тарихи темаларны яктырта торган энциклопедия рәвешендәге иҗтимагый-сәяси һәм фәнни-популяр журнал.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында әлеге датага багышланган тантаналы чара узды. Журнал коллективын Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бәдрәнов котлады. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«Ватандаш» – милли мәдәни, фәнни һәм тарихи темаларны яктырта торган энциклопедия рәвешендәге иҗтимагый-сәяси һәм фәнни-популяр журнал. 25 ел эчендә ул республикадагы мәгълүмат киңлегенең аерылгысыз өлешенә әверелде һәм төбәкнең имиджын күтәрүгә хезмәт итә, диде Азат Бәдрәнов. Ул Башкортстан Башлыгы исеменнән «Ватандаш» журналының баш мөхәррире Рәшит Мәһәдиев һәм сәнгать мөхәррире Фәкил Мостафинга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Журналны нәшер итү турындагы карар Башкортстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 1996 елның 26 гыйнварында кабул ителә. Аңа I Бөтендөнья Башкорт корылтае карары нигез итеп алына. Нәкъ менә шунда барлык башкортларны берләштерә торган мәйданчыкка әверелергә тиешле басма нәшер итү турындагы мәсьәлә күтәрелә. Республика Министрлар Кабинеты белән беррәттән, Корылтай Башкарма комитеты да 2012 елга кадәр басманы гамәлгә куючыларның берсе була, «Ватандаш» журналын пропагандалау һәм таратуда актив катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз