news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов татарстанлыларны Шәймиевнең 85 яшьлегенә багышланган күргәзмәгә чакырды

Экспозиция чәршәмбе көнне ачылды, ул Татарстан Республикасы формалашу этапларын чагылдырган уникаль фотоларны үз эченә алган.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендә үз сәхифәсенә язылучыларны республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең юбилеена багышланган күргәзмәне карарга чакырды. Бу хакта ул Instagram социаль челтәрендә язган.

«Казан Кремлендәге „Хәзинә“ галереясендә Минтимер Шәриповичка багышланган фотокүргәзмә эшли! Килегез, бик кызык!», - дип искәрткән ТР Президенты.

Экспозиция чәршәмбе көнне ачылды, ул Татарстан Республикасы формалашу этапларын чагылдырган уникаль фотоларны үз эченә алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100